ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2012 ел
җомга
26 декабрьдә Казанда "Корстон"да ТР муниципаль Советы берәмлекләренең VII съезды узды. Съездда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты.

27
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Аксар - грант откан, яңарышка йөз тотып эшләүче җирлекләрнең берсе. Аның халкы тырыш, үҗәт, яңалыкка омтылып яши. Биредә агымдагы елда социаль объектлар төзү, төзекләндерү эшләренә аеруча өстенлек бирелде.
Яшьләр идарәсе каршында яшь эшмәкәрләр клубы төзелде. Аның беренче утырышын башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов алып барды.
«Чыршы бәйрәме» - балачактан көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Быел ул уку алдынгылары, фән олимпиадалары, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар өчен оештырылган күркәм чара белән башланып китте. "Космос" яшьләр үзәгенә шәһәр-район мәктәпләреннән VI-XI сыйныфларда укучы 80 бала чакырылды.

21
декабрь, 2012 ел
җомга

Традиция буенча туган як тарихын өйрәнү музеенда декабрь аенда хәрби хәрәкәт ветераннары, Чечняда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әти-әниләре белән очрашу үткәрелә.

20 декабрьдә муниципаль район Советының егерме өченче утырышы булды. Көн тәртибендә 6 мәсьәлә тикшерелде. Алар арасында районның 2013 һәм 2014-2015 елларга бюджеты төп мәсьәләләрнең берсе иде. Районның 2013 елга һәм 2014-2015 елларга бюджет проектын депутатлар күптән түгел беренче укылышта караганнар иде.

Воропаева инициативасы белән шәһәр Советы депутатлары катнашында "Яңа ел бүләге" дип аталган акция үтте. Аның кысаларында депутатлар, үз хисапларына берсеннән-берсе матур уенчыклар алып, 16 бакча сабыйларын сөендерде. Һәр җирдә аларны нәниләр алкышлар белән куанып каршы алды. Татьяна Воропаева шәхсән бу күңелле мизгелләрне "Якты коңгыз" балалар бакчасына йөрүчеләргә бүләк итте.


20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Шәһәрнең Җиңү бульварында Чернобыль АЭСы авариясен ликвидацияләүдә катнашканнар истәлегенә куелган монумент янында 14 декабрь - Ликвидаторлар көне уңаеннан быел да тантаналы митинг үтте.
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш дәвам итә. Чакыру комиссиясе аша 316 егет узган, шуның 102се хәрби хезмәткә яраклы дип табылган, 119ына кичектерү вакыты бирелгән. Ватанны сакларга 89 егет киткән (шуның 52се - машина йөртүче).

Кичә Зәйдә истәлекле вакыйга булды: 4нче микрорайонның Жуков урамында социаль ипотека программасы нигезендә март аенда төзелә башлаган 65 фатирлы 7 «а» йорты файдалануга тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International