Традиция буенча туган як тарихын өйрәнү музеенда декабрь аенда хәрби хәрәкәт ветераннары, Чечняда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әти-әниләре белән очрашу үткәрелә.
Зәй районыннан таулы Чечня якларында 4 ел эчендә 205 егет солдат хезмәтен үти. Шулар арасыннан Валерий Утяганов, Алексей Чернов, Валентин Скоболевка туган якларга исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмый. 19 яшьлек егетләр, герой булып, райондашларыбыз күңеленә уела.
Сугышта үлем сине һәр адымда сагалап тора. Моның шулай икәненә Юрий Николаевич Павлов (1998-2000 елларда хезмәт иткән) бер генә мәртәбә инанмый. Ул тауларда штурмлау бригадасында машина йөртүче булып хезмәт итә. 3 апрельдә хезмәттәшләре белән туган көнен билгеләп үтәргә җыена. Әмма шул көнне берничә машинаны махсус заданиегә әзерләү турында хәбәр килә. Машинасы ремонтта торган Сергей, туган көне уңаеннан Юрийны бригадада калдырып, заданиегә үзе чыгып китә. Кич белән табын янында утырганда хәбәр килеп ирешә: колоннаны боевиклар утка тоткан, беркем дә исән калмаган.
Сугыш, экстремаль ситуацияләр кешенең кемлеген күрсәтә дә инде: куркакмы ул, батырмы, сатлыкмы яисә илгә бирелгәнме? Беркем дә герой булып тумый, аны тормыш үзе ясый. Очрашуда менә шушы фикер кызыл җеп булып сызылып барды.