Яңа клуб эшли
Яшьләр идарәсе каршында яшь эшмәкәрләр клубы төзелде. Аның беренче утырышын башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов алып барды. Ул эшмәкәрләрдән төрле кызыклы идеяләр көтелүен, районның икътисади үсешенә нәтиҗәле йогынты ясарлык бизнес алып баруларын сорады, шул ук вакытта муниципаль дәрәҗәдәге төрле мәсьәләләрне чишүдә яшь эшмәкәрләргә ярдәм булачагын белдерде. Клуб утырышларына яңалык, мәгълүматлардан хәбәрдар итү өчен төрле хезмәтләрнең белгечләре дә чакырылачак.