Депутатлар бюджет раслады

2012 елның 21 декабре, җомга

20 декабрьдә муниципаль район Советының егерме өченче утырышы булды. Көн тәртибендә 6 мәсьәлә тикшерелде. Алар арасында районның 2013 һәм 2014-2015 елларга бюджеты төп мәсьәләләрнең берсе иде. Районның 2013 елга һәм 2014-2015 елларга бюджет проектын депутатлар күптән түгел беренче укылышта караганнар иде. Ул шулай ук җәмәгатьчелек каравына, ачык тыңлауларга чыгарылды. Депутатларны бюджет проекты белән финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Елена Журавлева таныштырды. Бюджетка карата фикерен белдереп, депутат Юрий Гыйльманов, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин чыгыш ясады.

Совет рәисе, район башлыгы Татьяна Воропаева бюджетның бүгенге көн үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелүен, аның район икътисади база күрсәткечләренә таянуын, социаль юнәлешле, балансланган булуын билгеләп үтте.

Депутатлар бюджетны бертавыштан раслады.

Районда күптөрле муниципаль программалар тормышка ашырыла. Утырышта шу-ларның кайберләре, аерым алганда, 20102012 елларга исәпләнгән "Каршылыксыз тормыш", 2011-2012 елларга исәпләнгән "Әти-әни йорты", "Муниципаль районда мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре челтәрен үстерү" һәм "Районда белем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү" программаларының үтәлеше тикшерелде. Аларның беренчесе буенча - социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина һәм депутат, район үзәк дәваханә-се баш табибы Владимир Гуров, икенчесе буенча башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Филюшина һәм депутат, Ал. Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Людмила Варганова чыгыш ясады.

Программаларның соңгы икесе буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова, депутатлар Айрат Бариев (Якты Күл авыл җирлеге башлыгы), Михаил Батьков (Югары Мәлем мәктәбе директоры) мәгълүмат бирде.

Депутатлар барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр, район Советының 2013 елга эш планын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International