Зәйгә - ике машина

2012 елның 28 декабре, җомга

26 декабрьдә Казанда "Корстон"да ТР муниципаль Советы берәмлекләренең VII съезды узды. Съездда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты. Анда Зәйдән район башлыгы Татьяна Воропаева һәм барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Совет рәисе Мин-сәгыйть Шакиров чыгышында муниципалитетларны борчыган проблемаларга киң урын бирелде. Гадәттәгечә, съездда нәтиҗәле эшләгән муниципалитетлар бүләкләнде - машиналар бирелде. Алар арасында муниципаль район һәм Сәвәләй авыл җирлеге дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International