Район геральдикасы

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы гербы

 

 

Тасвирлама:

Дүрт өлешле винтлы һәм яшел кырда – бары тик винтларда һәм дисктан читләштерелгән нурлар белән күрсәтелгән алтынсу төстә ялкынланып торган кояш (йөз сурәтсез), өстәге чирек өлештә - борыс белән өскә тоташтырылган баганада өскә таба ике түгәрәк почмаклы өч гонт белән барлыкка килгән алтын фигура (тамга), өстәвенә, аска таба ян гонтлары читкә гаммаланган, уртадагысы икегә аерылган; астагы чирек өлештә –  көмешсу төргәк һәм  аның өстендә сул бәйләвечкә куелган шундый ук төстәге каурый.

Символиканы нигезләү:

Символлар һәм аллегорияләр телендә Зәй районы гербы туган якның табигый, икътисади һәм тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.

Калканның үзәк фигурасы - кояш (яктылык, энергия, җылылык образы) районның алга киткән энергетика комплексын, прогресска һәм чәчәк атуга омтылышны символлаштыра.

Төрелгән кәгазь һәм каз каурые районның танылган язучылары, шагыйрьләре, мәгърифәтчеләре, фән, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре исемнәре белән дан тоткан рухи мәдәниятенең бай традицияләрен гәүдәләндерә.

Борынгы төрки билге - тамга, буыннар дәвамчанлыгы, тарихи хәтер, ватанпәрвәрлек, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы турында кайгыртучанлык символы булып тора.

Кояш өстенә кергән яшел өлешләр районның табигый байлыгын, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген күрсәтә.

Гербның төсләр җыелмасы (кызыл, яшел) символик рәвештә район халкының күпмилләтле һәм күп конфессияле булуын чагылдыра.

Алтын төсе - уңыш, байлык, тотрыклылык, бер-береңә хөрмәт һәм интеллект символы

Көмеш төсе - чишмә суының чисталыгы, камиллек, игелеклелек, үзара аңлашу.

Яшел төс - табигать, сәламәтлек һәм тормыш үсеше, өмет символы.

Кызыл төс - батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм символы.

 Авторлар төркеме:

Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы геральдика советы һәм Россия геральдистлар союзы белән берлектә эшләнде, аның составы:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Вячеслав Мишин (Химки), шулай ук Ринат Фәрдиев (Зәй), Гамир Таҗетдинов (Зәй), Марсель Хуҗин (Зәй).

 

 Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы флагы

 

Тасвирлама:

Киңлеге озынлыгына карата 2:3 булган турыпочмаклы, кач рәвешендә дүрт тигез өлешкә бүленгән, кызыл һәм яшел төсләр чиратлаштырылган тукыма. Флагның сап янындагы яшел өлешендә уртада ак төстәге төргәк белән каурый, икенче яшел өлештә - сары тамга, үзәктә - кояшның сары дискы, аның нурлары тукыманың кызыл өлешләрендә генә күрсәтелгән.

Символиканы нигезләү:

Зәй районы флагы символлар һәм аллегорияләр теле белән туган якның табигый, икътисади һәм тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырган район гербы нигезендә эшләнгән.

Үзәк фигура - кояш (яктылык, энергия, җылылык образы) районның алга киткән энергетика комплексын, прогресска һәм чәчәк атуга омтылышны символлаштыра.

Кәгазь төргәк һәм каз каурые районның танылган язучылары, шагыйрьләре, мәгърифәтчеләре, фән, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре исемнәре белән дан тоткан рухи мәдәниятенең бай традицияләрен гәүдәләндерә.

Борынгы төрки билге - тамга, буыннар дәвамчанлыгы, тарихи хәтер, патриотизм, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы турында кайгыртучанлык символы булып тора.

Яшел өлешләр районның табигый байлыгын, авыл хуҗалыгын билгели.

Флагта кызыл һәм яшел төсләр кулланылу район халкының күпмилләтле һәм күпконфессияле булуын чагылдыра.

Сары төс (алтын) - уңыш, байлык, тотрыклылык, бер-береңә хөрмәт һәм интеллект символы.

Ак төс (көмеш) - чишмә суыдай чисталык, камиллек, игелеклелек, үзара аңлашу.

Яшел төс - табигать, сәламәтлек һәм тормыш үсеше, өмет символы.

Кызыл төс - батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм символы.

Авторлар төркеме:

Флаг Татарстан Республикасы Президенты каршындагы геральдика советы һәм Россия геральдистлар союзы белән берлектә эшләнде, аның составы:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Вячеслав Мишин (Химки)

Соңгы яңарту: 2022 елның 9 июне, 11:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International