Шәһәрнең Җиңү бульварында Чернобыль АЭСы авариясен ликвидацияләүдә катнашканнар истәлегенә куелган монумент янында 14 декабрь - Ликвидаторлар көне уңаеннан быел да тантаналы митинг үтте. Анда техноген аварияне бетерүдә катнашкан шәһәрдәшләре-без арабыздан киткәннәрне искә алды, алар хөрмәтенә монументка чәчәкләр куелды. Митингта шәһәр Советы, башкарма комитет җитәкчеләре катнашты.
- Сез үзегездән соңгы буынның сәламәт булуы, алар-ның төрле нурланышлар алып зыян күрмәве өчен саулыгыгызны бирдегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Бүгенге яшәү шартларыгызны уңайлы итү максатында район җитәкчелеге мөмкинлекләрдән чыгып сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер, -дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова.
Россия чернобыльчеләр союзының Зәй бүлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Владимир Санин белдерүенчә, районнан бу бәлане бетерүдә 100дән артык кеше катнашкан. Мәсәлән, шуларның берсе шәһәр-дәшебез Иннокентий Рудых бер ай ярым АЭСның 4нче блогында эшләгән. Илгә килгән бәлане бетерүдә катнашканда берәү дә үз-үзен аямады, без моны оныкла-рыбызның якты киләчәге өчен эшләдек, диде ул.
Чернобыль АЭСы авариясе нәтиҗәсен бетерүдә катнашучыларны хөрмәтләү көнен нәкъ менә 14 декабрьдә билгеләп үтү юкка түгел. 1986 елда бу көнне "Правда" газетасында дәүләт комиссиясенең аварияне ликвидацияләү турында мәгълүматы басыла.