Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш дәвам итә. Чакыру комиссиясе аша 316 егет узган, шуның 102се хәрби хезмәткә яраклы дип табылган, 119ына кичектерү вакыты бирелгән. Ватанны сакларга 89 егет киткән (шуның 52се - машина йөртүче). Чакырылыш тәмамланганчы булачак солдатлар тагын ике мәртәбә озатылачак.