Кичә Зәйдә истәлекле вакыйга булды: 4нче микрорайонның Жуков урамында социаль ипотека программасы нигезендә март аенда төзелә башлаган 65 фатирлы 7 «а» йорты файдалануга тапшырылды.
2005 елдан гамәлгә кергән социаль ипотека программасы буенча төзелгән әлеге йорт - шәһәрдә алтынчысы. Моңа кадәр бу программа буенча шәһәрдә 396 гаилә фатирлы булган иде. Әлеге яңа йорттан бе-ренчеләрдән булып 2 сугыш ветераны, ирләре сугышта үлгән 4 тол хатын, 2 яшь укытучы, бюджет һәм башка оешмаларда эшләүчеләр яңа фатир алды. Биредә бер бүлмәле - 50, ике бүлмәле - 10, өч бүлмәле 5 фатир бар. Йортны "СК Рось" ЖЧШ сафка бастырды. Төзелешнең инвесторы - ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды. Йортны төзү 64 миллион 908 мең 217 сумга төште. Биредә эш заманча материаллардан сыйфатлы итеп башкарылды. Шунысын да әйтик, идәннәр җылытылган, балконнар пыялаланган.
Йортны тапшыру тантанасында район башлыгы Татьяна Воропаева, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевнең ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов, «Рось» ҖЧШ директоры Леонид Чучелов катнашты. Алар чыгышларында фатир ачкычлары алучыларның шатлыгын уртаклашты. Татьяна Воропаева кыска срокларда намуслы хезмәт куйган төзүчеләргә рәхмәт белдерде, «Рось» ширкәте машина йөртүчесе Фирдәвес Абдуллинга район башлыгы Мактау грамотасын тапшырды. Аннан район башлыгы фатирларда булып, хуҗалар белән аралашты, сугыш ветераннары Василий Емелин, Мөдәррис Фәрхетдинов белән әңгәмә корды, яңа җылы фатирда хәерле гомер итүләрен теләп, диван бүләкь итте. Ветераннарга эш урыннарыннан бүләккә телевизор бирелде.