Сабыйларга депутатлар бүләге

2012 елның 21 декабре, җомга

Воропаева инициативасы белән шәһәр Советы депутатлары катнашында "Яңа ел бүләге" дип аталган акция үтте. Аның кысаларында депутатлар, үз хисапларына берсеннән-берсе матур уенчыклар алып, 16 бакча сабыйларын сөендерде. Һәр җирдә аларны нәниләр алкышлар белән куанып каршы алды. Татьяна Воропаева шәхсән бу күңелле мизгелләрне "Якты коңгыз" балалар бакчасына йөрүчеләргә бүләк итте.

"Якты коңгыз"да бүгенге көндә 9 төркемдә 94 бала тәрбияләнә. Алар зур уенчыклар савытына шыплап тутырылган Яңа ел бүләге белән килеп кергән район башлыгын чын могҗиза иясе итеп кабул итте. Чыннан да, соңгы елларда бакчаларда сабыйларга тудырылган уңай шартлар тылсым көче белән кылынган гамәлләрне хәтерләтә. "Сабыйларга уңайлылык һәм җылылык бүләк итик" муниципаль программасы нигезендә башкарылган эшләр: түбәләр, тәрәзәләр, суүткәргеч, канализация системаларын яңарту, бакча өчен заманча җиһазлар, урын-җир кирәк-яраклары алу, ел саен җирле бюджеттан бер миллион сумны нәниләргә уенчыклар өчен бүлеп бирү - барысы да киләчәк буын өчен эшләнде. "Якты коңгыз" балалар бакчасы мөдире Елена Галактионова бу эшләрнең башында торучы Татьяна Воропаевага сабалар һәм әти-әниләр исеменнән рәхмәт белдерде. Ел дәвамында яктыкоңгызлы-ларга һәртөрле ярдәм күрсәтүче депутат Ленар Шаһиевка рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Ә балалар үз чиратында бакчада өйрәнгән шөгыльләрен күрсәтте, түземсезлек белән яңа уенчыкларны карарга кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International