ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зәйлеләрне спортка күбрәк җәлеп итү юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Спорт олысы-кечесендә рух ныклыгы, ихтыяр көче тәрбияли, нәтиҗәле эшкә әйди. Билбау көрәше, чаңгы, җиңел атлетика, каратэ спорты буенча зәйлеләргә республикада тиңнәр юк. Соңгы елда йөзү спортын үстерү буенча да зур эш алып барыла.

Һөнәрле үлмәс, ди безнең халык. Гадәттә кыз балага үрү, чигү, тегү, бәйләү кебек шөгыльләрне үзләштерү җиңел бирелсә, ир балалар агач эшенә, техникага һәвәс була. Шуңа күрә мәктәпләрдә, өстәмә шөгыльләнү учреждениеләрендә баланың сәләтенә карап төрле түгәрәкләр тәкъдим ителә. Әлбәттә, һәр төрле шөгыльнең үз үзенчәлеге бар.

Милли мәдәният елы тәмамланды. Куелган максатларга ирешелде. Район-шәһәрдәге 27 милләтнең дә йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап, бәйрәмнәр уздырылып, һәр милләтнең тулы канлы тормыш белән яшәве күрсәтелде.

Яңа елга "Энҗе" балалар бакчасында 25 сабыйга исәпләнгән яңа төркем ачылды. Хәзер биредә 160 бала тәрбияләнәчәк. Бу -узган ел дәвамында "Сабыйларга уңайлылык һәм җылылык бүләк итик" муниципаль программа кысаларында ачылган төркемнәрнең чираттагысы. Гомумән, ел дәвамында "Якты коңгыз", "Каенкай", "Миләшкәй" бакчаларында 80 балага яңа төркемнәр ачылган иде.

2013 елга аяк басканда шәһәр һәм район Советы депутатлары ике күңелле акция үткәрде: шәһәр Советы депутатлары балалар бакчаларында "Сабыйларга - Яңа ел бүләге" акциясе оештырып, балаларга бәйрәм ясаса, икенче чара өлкәннәр өчен булды.


29
декабрь, 2012 ел
шимбә
Безнең политехник көллияттә күптән түгел татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтте. Ул Зәебезнең 365 еллыгына багышланды. Чарага адцан ук әзерлек алып барылды. Зәйнең 365 еллыгына багышлап күргәзмә оештырылды, линейкада Зәй тарихы һәм аның күренекле урыннары турында презентация күрсәтелде.
Шәһәр мәдәният йортында (Мирный бистәсе) "Өйгә юл" дип аталаган үзенчәлекле кичә-очрашу үтте. Бистәдә яшәүчеләр һәм 5нче мәктәп укучылары белән очрашуга Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, быел хәрби хезмәттән кайткан Мирный егетләре - Дмитрий Галяминский, Денис Никитин, Ришат Шәйдуллин, Сергей Буриков һәм Тимур Вяльмин чакырылды.
Казанда "Костер" балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә "Команда - 2013" дип аталган проект-конкурс-ның финал өлеше үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан иң яхшы 10 команда катнашты.
Әлмәттә “Туым җондозы” (“Рождественская звезда”) дип аталган керәшен халык җырларын яшь башкаручыларының V республика фестиваленең төбәк этабы узды. Анда безнең районнан Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас”, “Азаль” балалар җыр һәм бию ансамбльләре катнашты.
26 декабрьдә шикәр заводы чөгендер эшкәртү сезонын рекордлы күрсәткеч белән тәмамлады. Завод барлыгы 702 мең тоннадан артык татлы тамыр эшкәртеп, 100500 тонна шикәр комы, 29 мең тонна гранулалы шикәр түбе җитештерде. 46 еллык тарихы булган заводта бу - моңарчы күрелмәгән рекорд.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International