Уку алдынгылары өчен бәйрәм

2012 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

«Чыршы бәйрәме» - балачактан көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Быел ул уку алдынгылары, фән олимпиадалары, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар өчен оештырылган күркәм чара белән башланып китте. "Космос" яшьләр үзәгенә шәһәр-район мәктәпләреннән VI-XI сыйныфларда укучы 80 бала чакырылды. Район башлыгы Татьяна Воропаева аларны ел әйләнәсе яулаган уңышлары белән тәбрикләп, киләчәктә районыбызның, әти-әниләренең горурлыгы булып, төрле өлкәләрдә нәтиҗәле эшләүләрен теләде һәм аеруча зур уңышларга ирешкән 35 балага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйрәмгә чакырылган һәркем Яңа ел күчтәнәчләре алды.

Ә бүген исә иң актив 36 бала "Йолдызлык" балалар ял-сәламәтләндерү лагере башлыгы Роза Гатауллина җитәкчелегендә Казанга «Президент чыршысы»на китте. Алар "Татнефть-Арена" Боз сараенда үтәчәк тантаналы чарада катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International