Аксар - грант откан, яңарышка йөз тотып эшләүче җирлекләрнең берсе. Аның халкы тырыш, үҗәт, яңалыкка омтылып яши. Биредә агымдагы елда социаль объектлар төзү, төзекләндерү эшләренә аеруча өстенлек бирелде. Аксарда муниципаль программа буенча янгын депосы да сафка басып килә. Район башлыгы Татьяна Воропаева, җирлек башлыклары катнашындагы "Авыл җирлеге көне" республика программасы буенча ремонт эшләре үткәрелгән мәктәптә укыту-тәрбия эше белән танышу, туган як тарихы музее эшчә-нлеге белән танышудан башланды. Коллектив "Яшел бакча" проекты буенча эшли. Аннан соң кунаклар авыл уртасында ачылган заманча ФАПны карады. Кунакларны мәдәният йортында "Балкыш" фольклор коллективы каршы алды. Өч буынны берләштергән коллектив кунакларга татар халык уен-җырларын оста итеп күрсәтте. Татьяна Воропаева түзмәде, коллективка кушылып биеде. Мәдәният хезмәткәрләре авыл бәйрәмен дә иҗади якын килеп оештырды. Бәйрәм тантанасында чыгыш ясаган Татьяна Воропаева да моңа басым ясады. Район башлыгы Аксарда социаль мөһим эшләр башкарылуына куанычын белдерде, алдагы елда мәктәптә тагын да уңайлыклар булдыру турында вәгъдә итте.
Һәр җирлек матур гаиләләре белән күркәм. Бәйрәмдә җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов 25, 45, 50, 55 ел бергә гомер иткән Митрофановлар, Динмөхәм-мәтовлар, Мөхәммәтдинов-лар, Юнысовлар, Тучыбаев-лар, Столяровлар, Сибга-туллиннарны, 65, 70, 80 яшьлек юбилейлары белән Раиса Боброва, Нәкыя Минне-баева, Валентина Куприянова, Сания Насыйбуллина, Мәхмүт Шәйдуллиннарны котлап, бүләкләр тапшырды. Флера Гыйниятова башкаруындагы җыр, "Тургай" театр коллективы чыгышы бәйрәмгә ямь, үзенчәлек өстәде. Аксарлылар эшли дә, ял да итә беләләр.