ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Зәйдә истәлекле вакыйга булды: 4нче микрорайонның Жуков урамында социаль ипотека программасы нигезендә март аенда төзелә башлаган 65 фатирлы 7 «а» йорты файдалануга тапшырылды.


14
декабрь, 2012 ел
җомга

Ана "Сембелэ" аралашу, татар гимназиясенен "Ми- рас" эзлэну клублары эгъза- лары чакырылды. Чараны узэк китапханэнен зурлар белэн эшлэу булеге Иэм рай- ондагы башкорт ижтимагый узэге оештырды. Кичэдэ район Советынын аппарат житэкчесе Клара Габидул- лина, Татарстан Республи- касы башкорт корылтае рэи- се Гали Хэсэнов, анын урын­басары шагыйрэ Фирдэвес Бэширова, Тубэн Камадан.

Моннан 19 ел элек, 1993 елньщ 12 декаб- рендэ, Россиянен Топ Законы кабул ителде.

Ул купмиллэтле илебездэ сэяси, икътисади Ьэм хокукый яктан халык мэнфэгатен кайгыртып, ил нигезен ныгытуны куздэ тотып эшлэнде. Анда Россия халкыньщ яшэеш-конкурешен яхшырту белэн бергэ, рухи кыйммэтлэрне саклау, онытылганнарын торгызуга да басым ясала.


12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
"Мәрхәмәтле телефон" акциясе кысаларында бу көннәрдә Төзүчеләр урамында ялгыз гомер итүче Мәрзия апа Ишбулди-нага кәрәзле телефон тапшырылды. Күз белән беренче группа инвалид Мәрзия апа сеңлесе, социаль хезмәткәр ярдәме белән көн күрә.

Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Татьяна Воропаева, ГРЭС, җылылык челтәрләре предприятиесе, су каналы җитәкчеләре белән бергә, "Тату гаилә" балалар бакчасында булды. Алар балаларга уенчыклар бүләк итте.

Ватан каһарманнары көне уңаеннан район башлыгы Татьяна Воропаева Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов белән бергә Куш-Елга авылында яшәүче Хезмәт даны орденының тулы кавалеры Мәсгуть Гыйльфановны тәбрикләде.

7
декабрь, 2012 ел
җомга

Әлмәттә "Татнефть" АҖ Кубогына милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры булды. Ул милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, Татарстанның спорт остасы, билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышланды. Ярышта "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рамил Фәрхетдинов 100 килограммга кадәр авырлыкта икенче урын алды.

Район мәдәният тормышында зур вакыйга булды: дүшәмбе көнне "Энергетик" Мәдәният сарае сәхнәсендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Илгиз Зәйниевнең "Бабайлар чуагы" комедиясен күрсәтте.

6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Район Советы тарафыннан «Муниципаль районның 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш программасы» кабул ителгән иде.

Язмыш адәм баласын ничек кенә сынаса да, аның алдагы көне, киләчәк тормышы рух ныклыгына бәйле. Һәр көннең күркәм, матур үтүе бер-беребезгә игътибарлы булудан да тора. Ел саен физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр ункөнлеге нәкъ менә инвалидларга игътибарны арттыру, мәрхәмәтлелек күрсәтү, рухи яктан нык булырга өндәү максатында оештырыла. Быел да шәһәрдә декада уңаеннан күптөрле чаралар уза. 3 декабрьдә ункөнлеккә "Космос" яшьләр үзәгендә тантаналы төстә старт бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International