Бүген зәйлеләр агросәнәгать паркын - республиканың беренче пилот проектын ачу шаһиты булдылар. Яңа объектны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инвестор Илшат Фәрдиев, «Агросила» холдингы генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров катнашты.
Бүген Зәй-2 дә «Агрокөч»акционерлык җәмгыятенең 5-нче номерлы үзәк ремонт цехы тантаналы рәвештә ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инвестор Илшат Фәрдиев, «АгроКөч» холдингы генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов катнашты.
25 декабрьдә Казанда Республика Яңа ел чыршысы узды. Быел Яңа ел тамашасына бөтен Татарстаннан 8 мең бала килгән. Чакырылган балалар арасында үзләрен укуда, иҗатта, спорт һәм иҗтимагый тормышта уңышлы күрсәтүчеләр, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ балалар да бар иде.