Балалар Республика Яңа ел чыршы бәйрәмендә катнаштылар

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

25 декабрьдә Казанда Республика Яңа ел чыршысы узды. Быел Яңа ел тамашасына бөтен Татарстаннан 8 мең бала килгән. Чакырылган балалар арасында үзләрен укуда, иҗатта, спорт һәм иҗтимагый тормышта уңышлы күрсәтүчеләр, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ балалар да бар иде. Зәй районыннан чарада төрле мәктәпләрдән 40 укучы катнашты. Традиция буенча балаларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. «Сезне Республика Яңа ел чыршысында чын күңелдән сәламлим! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, 2019 ел якты булсын, динамик рәвештә дәвам итсен һәм үзенең үзенчәлекле булуы белән истә калсын. Бәйрәм белән сезне!» — диде Рөстәм Миңнеханов. Балалар өчен «Әкиятләрнең кайтуы» театральләштерелгән тамашасын күрсәттеләр, аның төп геройлары-татар һәм рус әкиятләре персонажлары булды. Искиткеч матурлык тамашасында меңгә якын артист, эстрада җырчылары, спортчылар катнашты. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар, тамашачыларга узган елда булган вакыйгалар: җәйге футбол буенча дөнья чемпионаты турында да искә төшерделәр, киләчәк планнар турында да сөйләделәр. Күп төрле уеннардан соң, балаларга яңа ел күчтәнәчләре таратылды. Әмма төп бүләк-балаларның елмаюы һәм көлүе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International