ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте. Анда төрле тематик мәйданчыклар корып куелган иде һәм сәүдә рәтләре гөрләп эшләде. Балалар өчен аттракцион да урнаштырылган иде.

Террорчылык һәм экстремистлык характерындагы җинаятьләрне, шулай ук аларның ярдәмчеләре булырга мөмкин булган затларны ачыклау максатыннан, гомүмән алганда түбәндәге элементларга игътибар итәргә кирәк: - йорт подъездлары һәм түбәләрендә, шулай ук подвалларда, һәм йорт яны территорияләрендә шикле предметлар (хуҗасыз сумкалар, пакетлар һ.б.лар; йорт яны территорияләрендә иске автотранспорт чараларын кую һәм озак саклау; кыска вакытка яшәп тору өчен бирелә торган фатирлар (айдан да кимрәк), өелеп торучы тартма һәм капчык өемнәре, аерым кеше яшәми торган биналарда химик матдәләрнең күп булуы һәм озак саклануы, анда таралган үзенчәлекле искә игътибар итәргә кирәк. Аеруча, мөселман диненен тотучыларга ошатып киенгән, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән затлар (Төньяк Кавказ республикаларыннан чыккан кешеләр) һәм чит ил гражданнары (иң беренче чиратта, БДБ һәм гарәп илләренең Урта Азия илләреннән килүчеләр)гә карата аеруча игътибарлы булу кирәк. Аерым урыннарда җыелган, өс-киемнәре тиешле сезонга туры килмәгән, үзләренең тышкы кыяфәтләрен нык үзгәрткән, шулай ук ясалма чәч кигән затларга карата шик-шөбһәләр килеп туган очракта, РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге - 02, 8 (85558)7-02-02, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй шәһәрендә бүлеге белән -8(85558)7-14-69, 89274605669 шик уяткан затларны тикшереп торуны оештыру чараларын күрү мөмкинлеге буенча хәбәрләшү мөһим.


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе
“Мәктәп укучысы мәшгульлек үзәгенә килә алмаса, димәк, мәшгульлек үзәге үзе киләчәк”, - “Мобиль офис”тагы беренче сәяхәтен профконсультант Эльвира Степанова шулай тасвирлый.
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре белән берлектә авыл хуҗалыкларында булды.
25 декабрь көнне ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә 10 кешегә «Яңа ел һәр йортка килә»дигән күчмә котлаулар оештырдылар.

24 декабрьдә Мирный бистәсе паркында, яңа ел чыршысын ачу тантанасы кысаларында, «Тылсымлы маҗаралар» дигән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне ачуда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мария Гарапшина катнашты.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе
2018 елның 24 декабрендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан, Зәй муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең киңәйтелгән уртак утырышы уздырылды.
21 декабрь көнне Бугуруслан шәһәрендә СССРның спорт мастеры Ю. Гаврилов истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча беренчелек үтте. Ярышларда барлыгы 275 кеше катнашты. "Зәй балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе”ндә тәрбияләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 32 кг. авырлык үлчәмендә Ходжаев Равил 3 нче урын, 34 кг. авырлык үлчәмендә Архипов Артем 3 нче урынны алды.

21-23 декабрьдә "Ялта-Зәй" үзәгендә "Иң көчле чаңгычы - узышчылар ярышы" Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 туры узды. Ярышлар өч яшь категориясе буенча үткәрелде.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә
Бүген 22 декабрьдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә «Иң көчлеләр ярышы» Татарстан Республикасы Чемпионатының I туры старт алды. Ярышларны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Шәех улы Фәрдиев, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Шәйхнур улы Галиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International