Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә " Үз исемеңне хәтерлә" китабын тәкъдир итү булды
2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
2018 елның 11 ноябрендә беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануга нәкъ 100 ел тулды. 11 ноябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән хәзер Россиядә дә, Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә. Шушы көннәрдә Зәй туган якны өйрәнү музеенда әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чара узды. Беренче бөтендөнья сугышында катнашучыларны барлауда, Зәй районының Сармашбаш авылында туып-үскән, күп еллар Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән Рәисә Әхтәм кызы Мартынова – Дәүләтбаеваның хезмәтләре әйтеп бетергесез. Бүгенге көндә дә без аны сагынып искә алабыз. Нәкъ менә ул гомеренең соңгы ел ярымын беренче бөтендөнья сугышы фронтларында турыдан – туры катнашкан якташларыбыз-Казан, Уфа, Нократ губерналарының (хәзер Татарстан Республикасы территориясе) шәһәрләрендә, авылларында туып-үскән якташларыбызның исемнәрен эзләүгә багышлаган иде. Аның тарафыннан 98 фотосурәт җыелган, фронтовикларның 120 фамилиясе яңартылган иде. Ул ире Геннадий Петрович белән бергә төзегән күргәзмәләрен «Россия Бөек сугышта» музеена (Петербург шәһәре), Татарстан Республикасы Милли музеена (Казан), Зәй, Мамадыш, Сарман, Яр Чаллы, Менделеевск һәм республиканың башка районнары туган якны өйрәнү һәм мәктәп музейларына тапшырган. Рәисә Әхтәмовна Казанда, Уфада, башка аудиторияләр алдында беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар турында берничә тапкыр докладлар белән чыгыш ясаган, бу темага җирле һәм республика газеталарында һәм журналларында мәкаләләр бастырып чыгарган шәхес. Күп тапкырлар, 2012 елдан башлап, ул иҗтимагый патриотик оешмалар һәм музей хезмәткәрләре белән берлектә сугышта катнашучылар истәлегенә акцияләр үткәрде. 2017 елга, күп еллар эчендә җыелган тарихи материал китап чыгару өчен җитәрлек күләмдә җыелган иде инде. Әмма язмыш башкача борылды – 2017 елның 20 апрелендә Рәисә Әхтәм кызы вафат булды. Әмма ул башлаган игелекле эш юкка чыкмады. Тормыш иптәше ниятләрен үтәргә теләп, Геннадий Петрович Мартынов шундый китап чыгарырга карар кылды. 2017 елның августында ул Рәисә Әхтәмовнаның архивын өйрәнү һәм аны безнең музей коллективына бастырып чыгаруга әзерләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Без бу эшкә зур кызыксыну белән тотындык һәм тиздән Геннадий Петрович ризалыгы белән Татарстан Республикасының барлык музейларына китап булдыру буенча уртак эшкә кушылырга тәкъдим иттек. Безнең чакыруга Кукмара, Биләр, Бөгелмә, Азнакай, Болгар, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Сарман, Алабугадан килгән хезмәттәшләр дә кушылды. Мамадыш туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Беренче бөтендөнья сугышында катнашучыларның фотосурәтләре коллекциясен тәкъдим итте. Китап өстендә эшләгән чорда (2017 елның сентябрь – октябрь айлары һәм 2018 ел) Зәй шәһәре, Зәй муниципаль районы авыллары халкы үзләренең герой әтиләренең, бабаларының фоторәсемнәрен алып килделәр. Һәм менә агымдагы елның 5 декабрендә без Г. П. Мартыновтан шатлыклы хәбәр алдык. «Үз исемеңне онытма» (Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар турында китап шулай атала) китабы дөнья күрде. Аны бастыру буенча барлык финанс чыгымнарны да ул үз өстенә алды. Әлеге китап шактый кыска вакыт эчендә Зәй туган якны өйрәнү музеенда төзелде (директоры Р. М. Иванова). Ул 1000 данә тираж белән чыкты. "Үз исемеңне хәтерлә» китабы ике өлештән тора. Китабны тәкъдир итү чарасында Г. П. Мартынов җитәкчелегендәге Чаллы кунаклары (Р. А. Мартынованың туганнары һәм якыннары, музей хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр, журналистлар), Бөгелмә, Кукмара, Менделеевск, Сарман, Алабуга туган якны өйрәнү музейлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Анда шулай ук Зәй һәм Зәй районыннан Беренче бөтендөнья сугышында катнашучыларның балалары, оныклары Һәм оныкчыклары, яшьләр патриотик клубы һәм берләшмәләре җитәкчеләре катнашты. Очрашуда катнашучылар Рәисә Әхтәмовнаны җылы һәм рәхмәт сүзләре белән искә алдылар, Геннадий Петровичка зур рәхмәт белдерделәр, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен алга таба эзләү буенча планнары белән уртаклаштылар. Мәдәният идарәсе җитәкчесе С. М. Батыршина Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов исеменнән Г. П. Мартыновка Рәхмәт хаты тапшырды. "Үз исемеңне онытма" китабы Ватаныбыз-Россия өчен фронтларда көрәшкәннәрне истә тотарга һәрвакыт ярдәм итсен.
Зәй туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Л.М.Симонова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз