Бүген Урсай авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Күчмә семинар башланганчы авыл җирлекләре башлыклары Александр бистәсендә административ бина ачу тантанасында катнаштылар. Семинарның пленар өлешенә кадәр, Урсай авылында чишмә һәм зиратны карадылар, сарык һәм ат үрчетүче Мурыновларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында булдылар, үсемчелек белән шөгыльләнүче Чучелов крестьян-фермер хуҗалыгындагы эш барышы белән таныштылар, авылның парк, спорт, балалар мәйданчыгы һәм сугышчы- якташларга куелган һәйкәләрен карадылар. Авыл клубында кунаклар игътибарына үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерт программасы тәкъдим ителде. Пленар өлештә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Киңәшмәдә Урсай авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының эше, авыл җирлегенә караган һәйкәлләр торышы, мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йорты бәйрәмнәренә әзерлек, цифрлы телевидениегә күчү, авыл җирлегендә янгынга каршы чаралар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемнар турындагы чыгышлар тыңланды. Киңәшмәгә йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов авыл җирлекләре башлыкларын, карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча эшне тагын да активлаштырырга чакырды. Яңа ел бәйрәм чаралары узган көннәрдә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кушты.