“Энергетик» мәдәният сараенда авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

"Энергетик» мәдәният сараенда авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар янына заманча мультфильм геройлары белән бергә Кыш бабай һәм Кар кызы килде, балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән һәм интерактив уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар. Һәр балага татлы бүләк тә тапшырылды. Балаларга күңелле бәйрәм оештыруда ярдәм иткән иганәчеләр В. А. Снегирев- «Колор» төзелеш маркеты директоры, В.В. Олейников -шәхси эшмәкәр, Р. Х. Минәҗиев – "Керамзит» ҖЧҖ, И.Т.Таһиров- «СК Простор» ҖЧҖ, Р.Ф. Шакиров -шәхси эшмәкәр , Р.Р. Хаҗиәхмәтов-шәхси эшмәкәр, Ю.И. Русол - «Рось» ҖЧҖ, Ю.С. Юдин, административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Т.Р.Кашапов һәм «Энергетик» мәдәният йорты хезмәткәрләренә бәйрәмне оештырган һәм уздырган өчен зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International