Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Яңа елга яңа эш урынында
2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
26 яшьлек Зәй кызы Наталья Макарова хезмәт вазыйфаларын үтәүгә кереште. Хәзер ул рәсми рәвештә “Белая лилия” сәламәтләндерү студиясендә клиентлар белән эшләү буенча менеджер. Наталья Макарова – I төркем инвалид – коляскада утыра. Әмма сәламәтлеге буенча чикләүләр шәхси үсеше өчен каршылык булмый. 2015 елда ул Казанның икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый. “Икътисадчы” һөнәре буенча югары белем ала. Эшкә урнашу белән проблемалар тугач, Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итә. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре аның белән адреслы эш алып бара. Эш бирүчеләр белән “Гарантияләнгән әңгәмә” уздыралар, моннан тыш Наталья “В” категориясе буенча машина йөртүчесенә укый. Эшкә урнашу мәсьәләсе эшмәкәр Лилия Кузьмина ярдәме белән хәл ителә. Бизнес вәкиле үзе дә кайчандыр эшсез була. Халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре тәкъдиме белән үзмәшгульлек программасы буенча финанс ярдәм ала һәм үз эшен ача. Ә тиздән тагын бер проектта – эш урынын булдыру программасында катнашырга карар кыла. Эшмәкәр кирәкле җиһазлар сатып ала һәм Наталья Макарова өчен өйдә эш урынын җайлаштыра. Кыз бу хезмәт нәтиҗәсеннән канәгать булуын белдерә. Натальягә яңа эше ошый. Тулаем быел Зәй районының предприятие һәм шәхси эшмәкәрләре ярдәме белән сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган өч кеше өчен яңа эш урыннары булдырыла, тагын ике күпбалалы яки инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен яңа эш урыннары җайлаштырыла.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз