ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Зәй муниципаль районы эшенә югары бәя бирде

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Зәй районына эш сәфәре кысаларында, «Алтынчәч» балалар бакчасында һәм 7нче мәктәптә булды. Министр капиталь ремонттан соң яңартылган мәктәпкәчә учреждениеләрдә булды һәм андагы берничә төркемне карап чыкты. Чара барышында анда тәрбияләнүчеләр татар телендә җырлар башкардылар һәм шигырьләр укыдылар. Балалар бакчасы мөдире Л. Мостафинага мәктәпкәчә учреждениене үстерүгә ярдәм итү йөзеннән сертификат тапшырылды. Рафис Борһанов 7 нче мәктәпкә экскурсия вакытында сәләтле балаларны күрде, мәгариф методикасындагы инновацияләр белән якыннан танышты, мәктәптә тукланучы балаларның туклану рационын карады. “Татарстан Республикасында - бердәнбер муниципаль район - Зәй районы бу елны мәгариф елы буларак үткәрде. Гомумән, мондый комплекслы якын килү алга таба да уңай нәтиҗәләр бирүенә ышанам. Районың үсеш дәрәҗәсе елдан - ел югары күтәрелә, болар барысы да укуда һәм балаларны тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк. ТР Мәгариф һәм фән министры буларак, Зәй районы эшенә иң югары бәя куябыз, - диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үзенең йомгаклау сүзендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International