Бүген Зәй-2 дә «Агрокөч»акционерлык җәмгыятенең 5-нче номерлы үзәк ремонт цехы тантаналы рәвештә ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инвестор Илшат Фәрдиев, «АгроКөч» холдингы генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов катнашты. Яңа ремонт цехын төзүгә 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Анда заманча җиһазларда чөгендер җыю комбайннарын һәм «Ропа» маркалы төягечләрне, «Фенд»тракторларын ремонтлау эшләре башкарылачак. Цех 35 эш урынына исәпләнгән. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында әлеге объектның икътисадый файдасын һәм районда яңа эш урыннары булдыру буенча әһәмиятен билгеләп үтте, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, алдынгы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.