Бүген зәйлеләр агросәнәгать паркын - республиканың беренче пилот проектын ачу шаһиты булдылар. Яңа объектны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инвестор Илшат Фәрдиев, «Агросила» холдингы генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров катнашты. Район башлыгы һәм мәртәбәле кунаклар зәйлеләрне иң мөһим объект ачылу белән котладылар. Аның төп мәйданы - киләчәктә фермер авыл хуҗалыгы продукциясен җыю, эшкәртү, тутыру һәм сәүдә челтәрләре таләпләренә туры китерү максатында эшләячәк. Республиканың беренче пилот проекты районның крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклары үсешенә яңа этәргеч бирергә тиеш, чөнки эшкәртү һәм сату өчен продукция нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән килешүләр буенча, ягъни арадашчылардан башка китереләчәк һәм алар белән кооператив рәвешендә крестьян-фермер хуҗалыклары үзләре үк идарә итәчәк. Объектның ит цехы куәте: тәүлегенә 2,5 тонна, яшелчә цехы-тәүлеккә 2 тонна, ярма һәм сырлы азык – төлек продуктларын тутыру цехлары-тәүлеккә 5тонна тәшкил итә.