Балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру, хокук аңын һәм закон тыңлауларын тәрбияләү, танып-белү мәнфәгатьләрен үстерү максатыннан, 16 гыйнвар көнне 4 нче урта мәктәпнең 6 А сыйныф укучылары өчен “Яшләй законнарны бел” дигән хокук сәгате үткәрелде.
16 гыйнварда Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин эш визиты белән Зәй шәһәре һәм районы хәрби комиссариатында булды. Очрашуда район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе - район чакырылыш комиссиясе рәисе Илнар Фәнилевич Хафизов, эчке эшләр органнары, прокуратура, тикшерү комитеты, суд вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм хәрби комиссариатның шәхси составы катнашты.
Бүген "Зәй икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖ дә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды.
2020 елда Зәй муниципаль районында игълан ителгән Сәламәтлек саклау елы чикләрендә, 15 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары иң гуманлы һөнәр ияләре Г. М. Абрамов - Зәй үзәк район дәваханәсе баш педиатры һәм М. С. Зиннәтуллина –үзәк район дәваханәсенең кадрлар бүлеге башлыгы белән очраштылар.