Район Башкарма комитеты җитәкчесе хезмәт коллективларының отчет җыелышларында катнашты

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов һәм Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Петров катнашында «Благострой» ҖЧҖ, «Горзеленхоз» ҖЧҖ хезмәт коллективларының отчет җыелышы булды. Коллектив алдында ясаган чыгышында Илнар Фәнил улы районның 2019 елда социаль - икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен билгеләп үтте һәм 2020 елга перспектив юнәлешләрне билгеләде. «Благострой» ҖЧҖ һәм «Горзеленхоз» ҖЧҖ директорлары 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнар турында докладлар белән чыгыш ясадылар. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен «Благострой» ҖЧҖ баш механигы Хәсәншин Фәнзур Фәссах улын, «Благострой» ҖЧҖ электр-газ белән эретеп ябыштыручы Сәгыйтов Ринат Исмәгыйль улын, «Горзеленхоз» ҖЧҖ шоферы Чулаков Илья Григорьевичны, «Горзеленхоз» ҖЧҖ яшелләндерүчесе Иванов Валерий Николаевичны Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International