"Зәй икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖ хезмәт коллективы җыелышы узды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген "Зәй икмәк кабул итү предприятиесе" ААҖ дә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды. Предприятие эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән аның директоры Р.Р. Фәрдиев таныштырды. 2019 елда Зәй икмәк кабул итү предприятиесенә 119 493 тонна ашлык китерелде. Предприятиедә 98 кеше эшли. Төп заказчылар - районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, «Агрокөч төркеме» АҖ агрофирмалары. "Зәй икмәк кабул итү предприятиесе"нең хезмәт хакы һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым җыемнары буенча бурычлары юк. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов коллективка нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, районның социаль - икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде, туган районыбыз һәм республика файдасына алга таба уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International