Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов хакимият бинасының кече залында район Икътисадый Советының беренче утырышын үткәрде.
Бүген Зәйдә мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узды, аның барышында 2018 елда мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүдә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңланды.
16 гыйнвар көнне Александр Бистәсе мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең «Хәзерге шартларда халык традицияләрен саклау һәм үстерү» - дигән темага район семинары булып узды.