Пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклау турында “Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖ һәм “Шатлык” (“Радость”) халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән очрашу барышында сөйләделәр. Консультация чарасын Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясенең күчмә чаралары кысаларында уздырды. Исегезгә төшерәбез, оешма-предприятие хезмәткәрләре белән мондый эчтәлектәге очрашулар 2018 елдан бирле үтә. Алар пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләр тарафыннан әлеге предприятиеда (оешмада) хезмәт эшчәнлеген дәвам итүне бәяләү максатыннан оештырыла. Мәшгульлек үзәге белгечләре һәр гражданинның иминлек һәм гигиена таләпләренә җавап биргән шартларда хезмәт башкаруга, башкарган эше өчен федераль закон тарафыннан расланган минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булмаган түләү алырга һәм эшсезлектән саклану хокукына ия барлыгы хакында искәртте. Әйтергә кирәк, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә икътисадның бюджет секторы өчен минималь хезмәт хакы күләме 12 130 сум тәшкил итә, ә бюджеттан тыш тармак предприятиеләре өчен өчякля килешү нигезендә ул 14 000 сум күләмендә билгеләнде. Моннан тыш, комиссия вәкилләре быел мәшгульлек үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылачак программалар белән таныштырды. Аерым алганда, “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында гражданнарга һөнәри белем бирү программасы дәвам итәчәге хакында искәртте. Быел аңа үзгәрешләр кертелде. “Хәзер әлеге программада 50 яшьтән өлкән булган һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган, шул исәптән, пенсия яшендәге гражданнар катнаша ала”, - дип белдерде мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева. Шулай ук “Демография” илкүләм проекты кысаларында бала тәрбияләү буенча ялда булган аналарны укыту мөмкинлеге бар. Мондый очрашулар ел дәвамында уздырылачак. Сораулар белән Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгенә дүшәмбедән алып җомга көнгә кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ә чәршәмбе көнне 20.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Белгечләр (885558) 7-15-43 телефоны буенча да консультация уздыра.