“Татнефтедор” ҖЧШе Зәй автомобиль юллары идарәсе хезмәт коллективының отчет җыелышы узды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында “Татнефтедор” ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе хезмәт коллективының отчет җыелышы булды. Коллектив алдында ясаган чыгышында Разиф Галиевич Кәримов 2019 елда районның социаль - икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды  һәм 2020 елга перспектив юнәлешләрне билгеләп үтте. Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Ганске Александр Владимирович предприятиенең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында «Татнефтедор» ҖЧҖ директорының беренче урынбасары - баш инженеры Хаҗипов Рәшит Мират улы чыгышы тыңланды. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Юл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен баш энергетик Сычев Алексей Викторович, автотранспортны исәпкә алу технигы Попова Гүзәлия Әскәр кызы Зәй муниципаль районы башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Нәтиҗәле хезмәтләре, хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарулары һәм юл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен топограф-геодезия һәм маркшейдерлык эшләре буенча үлчәүче Попова Юлия Сергеевна, юл мастеры Попов Артур Петрович, ЭВМ операторы Абрамова Юлия Анатольевна Зәй муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән комплектация буенча инженер Тихонова Зимфира Гомәр кызы бүләкләнде, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты автомобиль йөртүчесе Бутаков Терентий Евдокимовичка, «Таграс» нефть сервисы холдингының Рәхмәт хаты механик Әгъләмов Рәшит Габдулла улына тапшырылды. 6 кешегә "Татнефтедор" ҖЧҖе  Мактау грамотасы, 7 кешегә - Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International