2020 елның 13-15 гыйнварында «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе базасында «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. «Олимпка юл» химия олимпиадасында Зәй муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 4 укучы катнашты. 6 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Дериглазов Тимур, 10 нчы сыйныф укучысы Боробова Камилла, 4 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Стрелкова Юлия химия буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар.