Үзәк китапханәдә 3 нче мәктәп укучылары иң гуманлы һөнәр ияләре белән очраштылар

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елда Зәй муниципаль районында игълан ителгән Сәламәтлек саклау елы чикләрендә, 15 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары иң гуманлы һөнәр ияләре Г. М. Абрамов - Зәй үзәк район дәваханәсенең баш педиатры һәм М. С. Зиннәтуллина –үзәк район  дәваханәсенең кадрлар бүлеге башлыгы белән очраштылар. Табиб һөнәре җирдә иң игелекле һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Баш китапханәче Лилия Хафизова балаларга табиб һөнәре тарихы турында сөйләде, ул борынгы заманнардан башлана. Борынгы Грециянең Бөек философы Сократ болай диде: «Барлык һөнәрләр дә - кешеләрдән, бары тик өчесе генә – ходайдан: педагог, судья һәм табиб». Ләкин һәркем яхшы доктор була алмый. Табиб булу -ул сәләт. Күпьеллык эш тәҗрибәсе булган табиб Григорий Матвеевич укучыларның игътибарын үзе өчен табиб һөнәрен сайлаган кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлегенә юнәлтте. Иң мөһим сыйфат - кешеләргә мәхәббәт. Ул дәвалауның заманча алымнарын куллану һәм медицинаның иң яңа ачышларыннан файдалану өчен, һәрвакыт үз белемен киңәйтергә тиеш. Белгеч сәламәт яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге турында сөйләде һәм укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашу ахырында укучылар сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. «Сәламәт яшәү рәвеше» викторинасы туклану, гигиена, спорт мәсьәләләрен ачты. Мондый очрашулар укучыларда медицина хезмәткәре һөнәре белән кызыксыну гына түгел, ә аның авырлыгын, җаваплылыгын һәм шәфкатьлелеген аңларга да ярдәм итәргә тиеш. Чара ахырында «Китап аша сәламәтлеккә " дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International