Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Түбән Биш авыл җирлегендә халык җыены узды. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов авыл халкын районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары белән таныштырды. Узган елда башкарылган эшләр турында Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Д.В. Насертдинов хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, былтыр җирлектә бик күп эшләр башкарылган. Республика программасы буенча узган ел Түбән Биш авыл мәдәният йортында капиталь ремонт ясалган, Куш-Елга авылында муниципаль программа буенча чишмә территориясе төзекләндерелгән. Федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына Түбән Биш авылында гидротехник корылма капиталь төзекләндерелгән. Шулай ук Түбән Биш урта мәктәбенең спорт залы, ашханәсе һәм җылыту системасы капиталь төзекләндерелгән. Авыл халкының тормыш шартларын яхшырту эшләре быел да дәвам итәчәк. Бу мәсьәләдә үзара салым программасының да өлеше бар. Шулай ук гражданнар җыенында районның 2019 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары, авыл җирлекләрендә оператив хәл, Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү һәм «Сәламәтлек саклау елы»на планлы чаралар турында мәгълүматлар тыңланды. Авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен Г.А. Гәрәева, М. А. Борһанов, Н.Н. Кузнецов, Р.М. Сибгатуллин Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.