Зәй район элемтә үзәге хезмәт коллективының отчет җыелышы узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бүген Зәй район элемтә үзәге хезмәт коллективының отчет җыелышы узды, анда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов һәм Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А.В.Петров катнашты. Илнар Фәнил улы Хафизов үз чыгышында 2019 елда районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре һәм 2020 елга перспектив планнары турында сөйләде. Коллектив алдында 2019 ел нәтиҗәләрен Зәй РУЭСы башлыгы Рафаэль Фәйзуллин җиткерде, шулай ук 2020 елга өстенлекле планнарны билгеләде. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен, район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән клиентлар сервисы инженеры Абрамов Семен Михайлович, 1 категорияле исәпкә алу технигы Бахирева Ольга Николаевнаны бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International