16 гыйнварда Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин эш визиты белән Зәй шәһәре һәм районы хәрби комиссариатында булды. Очрашуда район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе - район чакырылыш комиссиясе рәисе Илнар Фәнилевич Хафизов, эчке эшләр органнары, прокуратура, тикшерү комитеты, суд вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм хәрби комиссариатның шәхси составы катнашты. 2019 елда хәрби комиссариатка капиталь ремонт ясалды. 2019 елның июленнән октябрь аена кадәр республика акчалары хисабына фасад, түбә ремонтлау, электромонтаж һәм гомумтөзелеш эшләре буенча зур эш башкарылды, хәрби комиссариат эшчәнлегенә уңайлык тудыру өчен яңа оргтехника һәм өлешчә җиһазлар сатып алынды. Сергей Погодин район җитәкчелегенә комиссариатка ярдәм итүләре һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләре, ә коллективка ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде, алга таба да нәтиҗәле эшләүләрен теләде. Очрашу кысаларында район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу имзалаган «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләренең генераль штабы башлыгы- Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары армия генералы В. Герасимов имзалаган «2018 елда мобилизацион әзерлекне камилләштерүдә югары күрсәткечләр өчен» грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук бинаны капиталь төзекләндерүдә намуслы хезмәтләре өчен подрядчы оешма директоры һәм хезмәткәрләре грамоталар белән бүләкләнде.