ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе
2020 елның 11-13 гыйнварында «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе базасында физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.
Искечә Яңа ел - традицион кышкы тантаналарны озайта торган күңелле бәйрәм. Ул бераз тынычрак уза, аңа яңа елның котылгысыз юлдашларына әверелә торган ыгы-зыгы һәм шау-шу хас түгел.
Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка cоциаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 5 S Лин-офис системасын гамәлгә ашыручы учреждениеләр арасында 3 урынны алды.

15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе
Бүген Имәнлебаш авыл мәдәният йортында Югары Шепкә авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Халык белән очрашуга муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов килделәр.
Бүген Аксар авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыены узды.
Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышы белән танышты. Аның белән бергә рейдта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре дә катнашты.
15 гыйнварда “Энергетик” мәдәният йортында Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре белән берлектә Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, “Хәтер һәм Дан” елына багышланган “Безгә дөньяны сакларга васыять ителгән”- шәһәр театр фестивален үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
13 гыйнварда безнең ил Иске Яңа елны билгеләп үтә. Шул ук вакытта бу көнне Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.
14 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «2019 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе
Бүген Югары Мәлем һәм Поповка авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов авыл халкын районның 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International