ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Иске Зәйдә яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Халык җыелганчы 1 сәгать алдан күңелле музыка яңгырап торды. Аннан елка янында төрле әкият персонажлары пәйда булды. Кыш бабай кар кызы чыкты.

24-27 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә шәхси һәм команда беренчелегенә җиңел атлетика буенча яшьләр арасында Республика беренчелеге булып үтте. Анда Зәйдән Орнелла Сөгатуллина, Камилла Нуриахмәтова, Наилә Фәйзуллина һәм Ангелина Гаврилова катнаштылар.

Бүгенгесе көндә Зәй районында терлекчелектә 500 кеше эшли, шуларның 150 се сөт саву аппаратында эшләүчеләр, 110 терлек ашатучылар, 160 бозау караучылар.

Зәйнең «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда үзәк чыршы бүген тантаналы төстә утларын кабызды. Һава торышы каршылыкларына да карамастан күркәм итеп бизәлгән кар скульптуралар мәйданчыгы да гүзәллеген җуймады, ә җем-җем утлар быел аеруча серлелеге белән әллә кайдан үзенә тартып тора.

Яңа елны балалар гына түгел олылыр да бик теләп көтеп алалар. 2015 елда күп вакыйгалар булып үтте һәм алар барысы да тарихка кереп калачак. “Яңа шәһәр” территориаль үзидарәсе тарафыннан да бик күп чаралар, очрашулар һәм кичәләр үткәрелде.


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

Район башлыгы Разиф Кәримов масса-мәглүмат чаралары белән пресс-конференция үткәрде. Ул Зәй башка шәһәрләр белән чагыштырганда кечерәк булуга карамастан проблемаларның күп икәнен исбатлады.

2015 елга сыер савучылр бәйгесе үткәрү өчен 570 мең сум акча каралган иде. Ул көнлек савымны арттыручыларга бирелә. Январь, февраль, март айларында савучыларга 500 мең сум премия бирделәр.

Зәй яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан политехник колледжның тулай торагында яшәүче студентлар арасында “Иң яхшы егетләр бүлмәсе”, “Иң яхшы кызлар бүлмәсе” конкурсы уздырылды. Конкурс бүлмәдәге тәртип һәм чисталык, бүлмәнең Яңа ел бәйрәменә бизәлеше буенча 5 баллы система буенча бәяләнде.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Юл кичүен ачуга барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Кичү 10 елдан артык эшләмәде. Инде юл кичү күпере төзелә башлагач аның кирәклеге көн кебек ачык иде. Чөнки Мирный бистәседәге юл бик нык тыгызланды һәм күп очракта аварияләр китереп чыгаруга сәбәпче булды.

Бүген, 25 декабрь көнне Казан шәһәрендә республика муниципаль берщмлекләренең Х съезды үтәчәк. Анда Зәй районыннан Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнаша. Шулай ук Иске Маврино ёщм Гулькин авыл җирлекләренә машина ачкычлары да тапшырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International