Юл кичүен ачуга барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Кичү 10 елдан артык эшләмәде. Инде юл кичү күпере төзелә башлагач аның кирәклеге көн кебек ачык иде. Чөнки Мирный бистәседәге юл бик нык тыгызланды һәм күп очракта аварияләр китереп чыгаруга сәбәпче булды.
Бүген, 25 декабрь көнне Казан шәһәрендә республика муниципаль берщмлекләренең Х съезды үтәчәк. Анда Зәй районыннан Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнаша. Шулай ук Иске Маврино ёщм Гулькин авыл җирлекләренә машина ачкычлары да тапшырылачак.
Зәй районында өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры тоткан шәхси хуҗалыкларга савым аппараты тапшырдылар. Аны район башлыгы Разиф Кәримов бүләк итеп бирде. Бүләкләү Сәвәләй авылы мәдәният йортында терлекчелектә еллык эшкә нәтиҗә ясау кыссаларында үтте.
23 деабрьдә Якты күл авылы мәдәният йортында яңа ел чыршысын ачтылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре “Маймылның яңа ел маҗаралары” дигән күренеш күрсәттеләр
20 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә яшьүсмерләр арасында хоккей буенча календарь уеннары үтте. Нәтиҗәләр буенча Зәйнең “Вектор –Н” командасы Түбән Камалыларның “Беркут” командасын 5:0 исәбе белән җиңүгә иреште
2015 елның 23 декабрендә Үзәк китапханәдә Яңа елга багышланган “Шатлыкта, дуслыкта Яңа елны каршылыйк” дип аталган бәйрәм үтте. Бәйрәмгә “Надежда” һәм әдәби-музыкаль клубының “Поэзии и музыки серебряные струны” әгъзәләре, китапханәнең актив укучылары катнашты
Зәйдә яшьләр иҗтимагый палатасының Зәй районы Советы утырышы үтте. Утырышта үтеп баручы елга йомгак ясалды һәм киләсе елга бурычлар куелды. Утырышта “Бердәм Россия” партиясенең Зәй бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе катнашты.
Мәүлид кичәсендә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе – безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате.
Бүген татар радиосы дулкыннары аша район башлыгы Разиф Кәримов гражданнарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Сүз башында ул районда 2015 елда эшләнгән гамәлләр турында радио тыңлаучыларны бәян итте, 2016 елга бурычлар турында сөйләде.
5-20 декабрь көннәрендә район беренчелегенә авыл волейбол командалары беренчелегенә ярышлар булып үтте. Ярышта 9 команда катнашты.