24-27 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә шәхси һәм команда беренчелегенә җиңел атлетика буенча яшьләр арасында Республика беренчелеге булып үтте. Анда Зәйдән Орнелла Сөгатуллина, Камилла Нуриахмәтова, Наилә Фәйзуллина һәм Ангелина Гаврилова катнаштылар. Нәтиҗәләр буенча 800 метрлы арада Камилла Нуриахмәтова 2 урында, ә 400 метрлы арада 4 урынны алды. Сөнгатуллина Орнелла 3000 метрлы арада 5 урынны алды. Гаврилова Ангелина 400 һәм 800 метрлы арада 6 урынны алдылар.