Район башлыгы Разиф Кәримов масса-мәглүмат чаралары белән пресс-конференция үткәрде. Ул Зәй башка шәһәрләр белән чагыштырганда кечерәк булуга карамастан проблемаларның күп икәнен исбатлады. Шуңа күрә барлык проблемаларны да уртага салып чишү юлларын табарга һәм халыкка яшәү һәм тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк –диде.