Юл кичүен ачуга барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Кичү 10 елдан артык эшләмәде. Инде юл кичү күпере төзелә башлагач аның кирәклеге көн кебек ачык иде. Чөнки Мирный бистәседәге юл бик нык тыгызланды һәм күп очракта аварияләр китереп чыгаруга сәбәпче булды. Яңа кичүне ачуга бик күп җиһаз, төзекләндерү эшләре башкарырга туры килде. Боларның барысын да төзүчеләр башкарды. Хәттә юл буендагы урам да төзекләндерелде. Район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм бер төркем хезмәткәргә район башлыгы рәхмәт хатын тапшырды. Төзүчеләр үз чиратларында әлеге юлның әһәмиятен аңлап эшләүләрен һәм килдәчәктә юл кичү күпере эшли башлагач та әлеге юл халыкка хезмәт итәчәген белдерделәр.