Яңа елны балалар гына түгел олылыр да бик теләп көтеп алалар. 2015 елда күп вакыйгалар булып үтте һәм алар барысы да тарихка кереп калачак. “Яңа шәһәр” территориаль үзидарәсе тарафыннан да бик күп чаралар, очрашулар һәм кичәләр үткәрелде. Яңа ел алдыннан, “Энҗе” балалар бакчасы коллективы белән Сугыш ветераннары М.П. Куркин һәм Н.П. Новиков белән очрашу үтте. Бу балалар өчен көтмәгән истәлекле вакыйга булды.