2015 елга сыер савучылр бәйгесе үткәрү өчен 570 мең сум акча каралган иде. Ул көнлек савымны арттыручыларга бирелә. Январь, февраль, март айларында савучыларга 500 мең сум премия бирделәр. Әхмәт сөтчелек комплексы хезмәткәрләренә ай саен 11 мең сум акча (эш хакыннан кала) түләнеп барды. 1 декабрьдән бәйге дәвам итә. Аның 15 көнлеге үткәрелде инде. Җиңүчеләр булып “Зәй” агрофирмасы Аксар сөтчелек фермасы сыер савучылары танылды. Алар һәрберсе 26400 сум премия алачак.