Зәй студентлары Венера һәм Александр бүлмәләре иң яхшылары

2015 елның 26 декабре, шимбә

Зәй яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан политехник колледжның тулай торагында яшәүче студентлар арасында “Иң яхшы егетләр бүлмәсе”, “Иң яхшы кызлар бүлмәсе” конкурсы уздырылды. Конкурс бүлмәдәге тәртип һәм чисталык, бүлмәнең Яңа ел бәйрәменә бизәлеше буенча 5 баллы система буенча бәяләнде. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре политехник колледжда узган линейкада әйтелде. Кызлар арасында - Венера Хайбуллина, егетләрдән Александр Князев беренче урынга лаек булдылар. I, II, III урыннарны алучыларга бүләкләр һәм дипломнар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International