ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Туган якны өйрәнү музеенда яңа елны каршы алу күренешен карарга 1 мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары килде. Алар зур кызыксыну белән төрле урман җәнлекләрен барладылар, уеннарда катнаштылар,җырладылар һәм биеделәр

Бүгенгө көндә Зәй районында тәүлегенә 58 тонна сөт җитештерелә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8 тоннага артык. Соңгы 15 көндә сөт җитештерү 25 тоннага артты. Республика рейтингында район 15 урын били.

Яңа ел алдыннан “Яңа шәһәр” бистәсендә балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды. Алар 1/07 һәм 1/08 йортлары мәйданына куелды. Акчасы “Яңа шәһәр” территориаль үзидарәсе откан грант исәбеннән.

Зәй укучылары кышкы ялларын яктыртылган чаңгы юлы трассасында узышлар белән актив башлап җибәрде. Шәһәрнең сигез мәктәбеннән, һөнәр уку йортыннан барлыгы 80 укучы чаңгыларда ярышка чыкты. Нәтиҗәдә политехник колледж - I, 7нче мәктәп - II, 4нче мәктәп өченче урынны алды.

28 декабрь көнне шәһәр мәдәният йортында“Мирный”территориаль үзидарәсенең 2015 елга хисабы тыңланды. Аны үзидарә җитәкчесе Мария Гарәпшина ясады. Соңыннан яңа ел маҗаралары күрсәтелде. Җыр һәм мәзәкләр, уен һәм көлке хөкем сөрде.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген хакимиянең зур залында район башлыгы разиф Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмә башланыр алдыннан ул Президент сайлауларында оешканлык күрсәткән өчен эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачеваны Рәхмәт хаты белән, “Зәй офыклары редакциясен “Ышаныч һәм куркынычсызлык” репсублика бәйгесендә 2 урынны алган өчен Диплом белән котлады.

Бүген Иске Зәйдә хакимият бинасында муниципаль музей ачылды. Тантаналы чарада ветераннар, депутатлар, бистә халкы катнашты. Музей район-шәһәр оешу турындагы рәсми документлар нөсхәләрен, шушы төбәк турында якташларыбыз, тарихчылар, фән эшлеклеләре эзләнеп язган тарихи чынаклар, китап, басма матбугатны туплап оештырылган.

Зәйнең 6нчы мәктәбендә быел унберенчене тәмамлаучылар өчен туган мәктәпләрендә соңгы чыршы бәйрәме үзенчәлекле шоу итеп оештырылды. Бәйрәм чарасында район башлыгы Разиф Кәримов һәм "СМП-Нефтегаз"ААҖ генераль директоры Олег Шабалин да катнашты. Әлеге оешма 6нчы мәктәпне төзекләндерүгә соңгы ун ел эчендә 80 млн. сумлык средстволар бүлгән предприятие.

Үткән атнада булып үткән спорт, физкультура һәм туризм Советы утырышында үтеп баручы елга йомгак ясадылар. Аны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Бүгенгесе көндә спорт өлкәсендә районда 16 төр исзпләнә. Әлбәттә югары күрсәткечләр дә, уртачасы һәм түбәне дә җитәрлек. Шуңа карамастан спорт белән шөгелләнүчеләр саны елдан-ел арта. Ул районда кеше санына карап 46% тәшкил итә.

Иске Зәйдә яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Халык җыелганчы 1 сәгать алдан күңелле музыка яңгырап торды. Аннан елка янында төрле әкият персонажлары пәйда булды. Кыш бабай кар кызы чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International