Бүгенгесе көндә Зәй районында терлекчелектә 500 кеше эшли, шуларның 150 се сөт саву аппаратында эшләүчеләр, 110 терлек ашатучылар, 160 бозау караучылар. Алар 17 мең терлек карыйлар, шуларның 4400 башы сыерлар, 1911 башы сарык, 180 башы атлар. Алар бөтен мөмкинлекләр булган телекчелек биналарында урнашканнар.