Иске Зәйдә яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Халык җыелганчы 1 сәгать алдан күңелле музыка яңгырап торды. Аннан елка янында төрле әкият персонажлары пәйда булды. Кыш бабай кар кызы чыкты. Алар барысы бергә җыелган халыкка яңа елда яңа бәхетләр, шатлыклар, киләчәктә исәнлек-саулык белән гөмер итүләрен теләделәр. Ике сәгать буена сузылган күңел ачу балалар уеннары белән дәвам итте. Иске Зәйлеләр күтәренке күңел белән өйләренә таралдылар.