Зәйдә үзәк чыршы утларын кабызды

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Зәйнең «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда үзәк чыршы бүген тантаналы төстә утларын кабызды. Һава торышы каршылыкларына да карамастан күркәм итеп бизәлгән кар скульптуралар мәйданчыгы да гүзәллеген җуймады, ә җем-җем утлар быел аеруча серлелеге белән әллә кайдан үзенә тартып тора. Үзәк чыршыны ачу тантанасын «Энергетик» мәдәният сараеның сәнгать осталары, иҗат коллективлары әкияти тамашалар белән дә, аерым чыгышлар белән дә, үзенчәлекле уен-көлке белән дә ямьләндерде. Ә бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы мөгаен үзәк мәйданнан үтүче Кыш бабайлар, Кар кызлары, маймыллар йөреше булгандыр. Иң беренчеләрдән булып Кыш бабайлар парадын заманча машинада чын Кыш бабай белән Кар кызы башлап җибәрде. Күңелле манзараны бар халык таң калып күзәтте. Зәйлеләрне, шәһәребез кунакларын якынлашып килүче 2016 ел белән район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде, ул үтеп баручы елдагы күркәм күмәк эшләргә тукталды: - Узып баручы 2015 елда без районыбыз халкы, кунакларыбыз белән нәкъ менә шушы мәйданда бик күп шатлыклы мизгеләрне, истәлекле бәйрәмнәребезне билгеләп үттек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, киләчәгебез булган балаларыбыз бәйрәмнәре һәм башка бик күп чаралар. Үтеп баручы ел сәяси яктан да бик мөһим булды, без бергәләшеп республикабыз Президентын сайладык, депутатларыбыз өчен тавыш бирдек. Без быел шәһәр-районыбызда яшәү шартларын уңайлы итү максатында күп кирәкле эшләрне башкарырга өлгердек. 800 млн. сумга якын инвестицияләр җәлеп итә алдык районга. Юлларны төзекләндердек, йортлар салдык, капиталь төзекләндерү эшләрен башкардык, өр-яңа балалар бакчасын кулланылышка тапшырдык һәм иң мөһиме озак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International