ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә «Эссен Продакшен АГ» АҖ катнашында “Эш бирүче көне” узды.
Бүген Дмитровка авылында яшәүче Елизавета Сергеева белән Зәйдә яшәүче Хәдичә Хамидуллина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Аларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев та котлады
25 июньдә “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр “Берсут” лагерена киттеләр. Мамадыш районында урнашкан әлеге лагерьда яшь спортчылар уку-тренировкалар уза.
1 июльдән Идел буе федераль округы студентлар медицина отрядлары проекты старт алды. Безнең шәһәрдә ул “Доктор Зай” исеме астында оештырыла.
1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бердәмлек көне булып торган бу датаны Әфганстанда, Чечен, Белоруссия, Молдавия, Азәрбайҗан республикаларында, Литвада хезмәт итүчеләр билгеләп үтә. Зәйдә бу уңайдан “Үлемсез рота” дип исемләнгән акция үткәрелде.
Узган атнада Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча егетләр һәм кызлар арасында Бөтенроссия турниры узды.

30
июнь, 2018 ел
шимбә
29 июнь кичендә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының икенче өлеше зәйлеләр, шәһәребез кунакларыннан гөр килеп торды.

29
июнь, 2018 ел
җомга
Бәйрәм “Энергетик” мәдәният сараенда ныклы әзерлек һәм зур оешканлык белән үтте. Анда катнашучы тармак ветераннарын, табиблар, шәфкать туташларын район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде.
Зәй муниципаль районында инвалидларны эшкә урнаштыруда эш урыннарын квоталаштыру өлкәсендә юридик затлар тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы мәҗбүри таләпләрне үтәүдә кимчелекләрне булдырмау максатында түгәрәк өстәл оештырылды.
Казан урамы 8нче йортның беренче катында элек башка максатларда файдаланылган 385 квадрат метр мәйдан клуб өчен капиталь төзекләндерелде. Әлеге объектны ремонтлауга республика бюджетыннан 4 миллион сум , җиһазлауга – өстәмә 400 мең сум акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International