Зәй мәшгульлек үзәге инвалидларны эшкә урнаштыру һәм квоталарны үтәү буенча эшне дәвам итә

2018 елның 29 июне, җомга
Зәй муниципаль районында инвалидларны эшкә урнаштыруда эш урыннарын квоталаштыру өлкәсендә юридик затлар тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы мәҗбүри таләпләрне үтәүдә кимчелекләрне булдырмау максатында түгәрәк өстәл оештырылды. Аның эшендә район башкарма комитетының икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Павел Байрашев катнашты. Ул 2018 елга каралган квоталарны үтәү буенча эш бирүчеләр алдында торган төп бурычларны атады. Мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Гөлчәчәк Фаршатова квоталарны билгеләү тәртибе, эш бирүчеләрнең бурычлары, квоталаштырылган эш урыннарына инвалидларны эшкә урнаштыруда җаваплылык турында аңлатты. Шулай ук квоталарны үтәмәүче эш бирүчеләрне административ җаваплылыкка тарту ихтималы турында мәгълүмат урнаштырылган белешмәлекләр таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International